Кичә Казанда VI Яшь гражданнар форумы узды. Форум ел саен яшьләрнең төп мәйданы буларак, нинди дә булса яшь кешегә һәм аның төркеменә үзенең проектын күрсәтергә һәм якларга, проектны тормышка ашырыр өчен фикердәшләрне табарга мөмкинлек бирә. Бу чарада безнең Баландыш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шакирова Алисә катнашып кайтты.