Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә аның иҗатын яктырткан "Ак кәгазьгә күчте әйтер сүзем!." дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Саҗидә Сөләйманова иҗаты татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Аның шигырьләре халык җырлары кебек йомшак, аһәңле, самими. Шуңа күрә алар тәэсирле, үтемле.