Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучылары 21 нче сентябрьдә математика фәненнән, 22 нче сентябрьдә физика һәм хокук белеме фәннәре буенча олимпиада биремнәрен үтәделәр. Уңышлар сезгә, балалар!
Бүген мәктәбебездә иртәнге күнегүләр үткәрелде. Барлык укучылар да бик теләп иртәнге күнегүләр ясауда катнаштылар. Иртәнге зарядкабыз урамда үтте. Саф һавада булу балалар өчен бик файдалы: укучыларның кәефе күтәрелә, сәламәтлекләре арта.
Спорт көне уңаеннан , 22 нче сентябрь көнне, Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле стартлар” уены уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп спорт ярышларында көч сынаштылар. Бу уен 1 нче сыйныф укучыларына бигрәк тә ошады.Уен барышында балалар арасында дуслык, игътибарлылык, җитезлек сыйфатлары ныгыды.
Теләче урта мәктәбе укучылары “ Китапка яңа тормыш бир” акциясендә бик теләп катнашалар. Иң актив катнашучылар булып 8 а сыйныф укучылары тора. Сыйныф җитәкчеләре Н.Р. Җәләлова җитәкчелегендә укучылар 103 китап тапшырганнар. 8- а сыйныф укучылары- җиңүчеләр, котлыйбыз. Барыбыз да “ Китапка яңа тормыш бир” акциясендә актив катнашыйк.
Конкурска барлык мәктәпләр дә бик яхшы әзерлек белән килгәннәр. Иң яхшы чыгыш ясаучылар конкурсның зона турында катнашачаклар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә, 2015 елның 1 июленнән башлап, яңа таләпләр гамәлгә куелды. Әгәр җәяүле төнлә яки күз күреме начар вакытта торак пунктыннан читтәге юлда яктылык кайтаручы тасмаларсыз хәрәкәтләнсә, аңа 500 сум штраф салына.
Автоинспекторлар балаларга гына түгел, ә һәр кешегә киемнәренә яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгалар беркетергә киңәш итә. Баландыш төп мәктәбендә барлык сыйныфларда яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгаларның әһәмияте турында әнгәмәләр үткәрелде.
Безнең 3нче балалар бакчасында бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы да булып тора. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Тәрбиячеләр сабыйларга үзләре пластилиннан әвәләгән төрле диаметрдагы шарларны тәгәрәтергә бирәләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, лего конструкторның элементларын өемнәрдән-өемнәргә күчерү һ.б.
Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Монда без рус теле тәрбиячесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. УМК га бирелгән бармак театрлар материалларыннан тәрбиячеләр еш файдалана.
Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.
Чөнки балаларның интеллектауль үсүендә беренче урынны математика алып тора. Математик күзаллау баланы уйларга, логик фикер йөртергә, чагыштырырга, анализларга төрле ситуацияләрне чишү юлын эзли һәм таба белергә йөрәтә.
Математик күзаллауны үзләштерүнең күрсәткече булып, балаларның: сан,санау,үлчәү, зурлык, геометрик фигуралар, вакытта һәм тирә-юньдә ориентлаша белү сыйфаты тора.
21 нче сентябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2,3 сыйныф укучылары өчен “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар сәламәт яшәү рәвеше, аның элементлары турында сөйләштеләр, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен булган киңәшләр белән таныштылар. Ахырдан, һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш, дигән нәтиҗә ясалды.
Шул унайдан Баландыш авыл китапханэәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә башваткычлар чишү киче үткәрелде. Чарада катнашучыларның фикерләү сәләте көчле булып кроссвордларны бик теләп һәм дөрес чиштеләр.