Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый.

2016 елның 23 сентябре, җомга

Безнең 3нче балалар бакчасында бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы да булып тора. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Тәрбиячеләр сабыйларга үзләре пластилиннан әвәләгән төрле диаметрдагы шарларны тәгәрәтергә бирәләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, лего конструкторның элементларын өемнәрдән-өемнәргә күчерү һ.б.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Монда без рус теле тәрбиячесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. УМК га бирелгән бармак театрлар материалларыннан тәрбиячеләр еш файдалана.

Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен  үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International