Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә, 2015 елның 1 июленнән башлап, яңа таләпләр гамәлгә куелды. Әгәр җәяүле төнлә яки күз күреме начар вакытта торак пунктыннан читтәге юлда яктылык кайтаручы тасмаларсыз хәрәкәтләнсә, аңа 500 сум штраф салына.
Автоинспекторлар балаларга гына түгел, ә һәр кешегә киемнәренә яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгалар беркетергә киңәш итә. Баландыш төп мәктәбендә барлык сыйныфларда яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгаларның әһәмияте турында әнгәмәләр үткәрелде.