Отчетлар җыю 6 сентябрьдән башланачак.
1 сентябрь көнне район мәктәпләрендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек корбаннары истәлегенә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләргә багышлап сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
2016-2017 уку елында 1 нче сыйныфка укырга 132 укучы керде. Барлык укучыларны да килгән кунаклар, мөгаллимнәр һәм әти-әниләр котлады.
Мәктәпләрдә белем бәйрәмен үткәрү" дигән темага җыелыш үткәрелде. Җыелышта мәктәпләрнең 2016-2017 уку елына мөгаллимнәр белән туплануы, укыту-тәрбия планнары төзелеп раслануы, 1 сентябрь - Белем бәйрәмен мәктәпләрдә ничек үткәрү, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше турында сөйләшенде.
“Белем” көне һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана. Ата-аналар да, мөгаллимнәр дә әлеге бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр. Бу уку елының беренче дәресе Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенәбагышланды. Дәрес барышында укучылар балалар хәрәкәте буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.
Бәйрәмгә район үзәгеннән килгән вәкил Емельянов Юрий Иван улы, Игенче ширкате рәисе Яхин Рафис Рәшит улы һәм башка оешмалардан килгән җитәкчеләребез, ветеран -укытучыларыбыз катнашты. Бәйрәм җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфка авыл җирлеге буенча 3 укучы кабул ителде. "Белем бәйрәме" нән соң сыйныфларда тәрбия сәгатье үтте.
Бүген бәйрәм- Белем бәйрәме! Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы да бүген үзенең нәни дусларын кабул итте. Барлыгы яңа дүрт бала беренче тапкыр балалар бакчасы ишеген ачып керде. Быелгы яңа уку елында биредә унөч бала белем һәм тәрбия алачак. Балалар бакчасы яңадан балалар шау-шуына күмелде.Елдагы гадәт буенча без бүген дә башлангыч мәктәпкә белем бәйрәменә кердек. Укучыларның матур чыгышлары, чәчәк букетлары, шат елмаюлары, өлкән ап-абыйларның изге теләкләре балаларыбызга бик ошады.2 кызыбыз укучылар белән “Мәктәп” дигән биюдә катнашты.
Барлык укытучыларны, укучыларны,тәрбиячеләрне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Авырмыйча, исән-сау сөенеп яшәргә язсын!
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Теләче районында булып, авыл инфраструктурасының ике яңа объектын - Теләче елгасы ярында төзелгән яңа паркны, Караширмә авылында файдалануга тапшырылган клубны ачуда катнашты. Парламент башлыгы шулай ук районның җәмәгать судьясы кабул итә торган төзекләндерелгән 1 нче номерлы суд участогы бинасын карады.