2016 елның 19 август көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдән булган балаларны музейга экскурсияга алып бардылар.
24 август көнне мәдәният хезмәткәрләре бакчага балчык кертеп, чәчәк клумбалары ясадылар.
24 август көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында “Сәламәтлекне саклау өчен, аны бәяләргә өйрән” дип исемләнгән спорт бәйгесе оештырылды. Балалар төрле эстафеталарда, күңелле конкурсларда катнаштылар. Мондый бәйрәмнәр балаларга тизлек, чыдамлык, дуслык кебек сыйфатларны үстерүдә ярдәм итә.
24 нче август көнне Республика Олимпиада үзәгендә география һәм геология фәннәре буенча Республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларын үткәрү буенча республика семинары - киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә катнашучылар алдында география һәм геология фәннәренннән Республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларын оештыруга җаваплы Респубика Олимпиада үзәге методистлары О.В. Аввакумова, С.К. Губеева и укыту һәм методик эш буенча директор урынбасары А. А. Закиров чыгыш ясадылар
Теләче районы кабат торгызылуга да быел 25 ел тула. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 23 август көнне "Теләчем изге җирем" дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Балалар туган якка багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп, зур горурлык хисе белән сөйләделәр.
Бу бәйрәм, җәмгыятьне мәңгелек кыйммәтләрдә - ватанпәрвәрлектә, дәүләтчелектә берләштерергә булыша. Күргәзмәдә фотоматериаллар, шулай ук флагның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Шул рәвешле без китап укучыларда бөек илебезгә, ватандашларыбызга карата горурлык хисләре уятырга тырыштык.
Әлеге чарада районыбызның күренекле шагыйрьләренең шигырьләре сөйләнде һәм яратып тыңланды. Катнашучы балалар, үзләре үк тамашачылар булып, күңелләренә күтәренке кәеф салып өйләренә таралыштылар..
23 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Проектирование современного урока. Формирование УУД. Технология и аспектный анализ современного урока» темасына семинар үткәрелде. Семинарда Мәскәү шәһәре «Академкнига/Учебник» нәшрияты вәкилләре Карпеева Ирина Вячеславовна, Радачинская Эльвира Сергеевна чыгыш ясадылар, башлангыч сыйныфларда белем бирүгә багышланган аерым сорауларга җавап бирделәр.