ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Район мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды.Киңәшмэ барышында мэктэпкәчә белем бирү өлкәсенә кагылышлы проблемалар хэл ителде.

Балалар белән Россия флагы турында сөйләүче китаплар буенча әңгәмә уздырылды.

22 нче август көнне  Иске Җөри  урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева  чыгыш ясады. Хания Миннебаевна районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Кинәшмәдә Олы Нырсы урта   мәктәбе татар теле һәм  әдәбияты укытучысы Г.Г. Мубинова һәм Иске Җөри урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г. Сәлимова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре  белән уртаклаштылар.

Һәр яңа китап - ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр.Чараның азагында китап сөюче балалар фикер алыштылар.

Район мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте, грамоталар тапшырды.Үзләренең тәҗрибәләре белән 3нче балалар бакчасыннан тәрбия һәм методик эшләре буенча  мөдир урынбасары Сафина Е.В. белән зурлар төркеменең тәрбиячесе Мингазова Г.Р.уртаклаштылар.

Район мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте, рейтинг белән таныштырды. Доклад укучылар арасында безнең 3нче балалар бакчасыннан тәрбия һәм методик эшләре буенча  мөдир урынбасары Сафина Е.В. да бар иде.

Финалда зона турларында җиңү яулаган 6 команда, шул исәптән Теләче районы җыелма командасы да катнаша. Безнең район данын балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров кул астында шогыльләнүче 2005-2006 елгы яшүсмерләр командасы яклый. Бүгенге көнгә безнең район командасының уңышлары түбәндәгечә: 3:0 исәбе белән Биектау командасын һәм 1:0 исәбе белән Аксубай командасын җиңеп,уңышлы чыгыш ясыйлар.

Өмәдә Теләче районы оешма – предприятияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре , авыл җирлекләре башлыклары катнаша. Балалар иҗат үзәге дә әлеге өмәдә актив катнаша. Кеше күп, эш яхшы бара, бергә-бергә эшләве дә күңелле.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында районыбызның барлык  1 нче сыйныф укучыларына мәктәп сумкалары бүләк ителде. Мондый бәхет Олы Мишә урта мәктәбенең булачак укучыларына да елмайды.1 нче сыйныфка укырга килүче 9 бала бүләкне шатланып кабул итттеләр. Балаларның йөзләрендә елмаю, рәхмәт хисләре балкый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International