Финалда зона турларында җиңү яулаган 6 команда, шул исәптән Теләче районы җыелма командасы да катнаша. Безнең район данын балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров кул астында шогыльләнүче 2005-2006 елгы яшүсмерләр командасы яклый. Бүгенге көнгә безнең район командасының уңышлары түбәндәгечә: 3:0 исәбе белән Биектау командасын һәм 1:0 исәбе белән Аксубай командасын җиңеп,уңышлы чыгыш ясыйлар.