22 августка икмәк сугуда серитификатлар түбәндәге комбайнерларга тапшырылды: Васил Вагизов Теләче Агро хуҗалыгыннан 1 урында, Әмин Касыймов Теләче Агро хуҗалыгыннан 2 урында, Фарит Фаляхов Теләче Агро хуҗалыгыннан 3 урында.
Шулай ук икмәк уруда катнашкан комбайнерларга да серификатлар тапшырылды: Айрат Сабиров белән Рафис Шайхетдинов Алан хуҗалыгыннан 1 урында.
3 көнлек аралыгында иң югары күрсәткечләргә ирешкән Теләче Агро хуҗалыгы комбайнеры Вагизов Васил Маратовичка район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
2016 елның 19 август көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдән булган балаларны музейга экскурсияга алып бардылар.
19 август көнне Теләче район мәдәният йорты үзешчәннәре - «Агыйдель» вокаль ансамбле, «Сюрприз» бию төркеме, вокалистлар – Сиринә Гатиятова, Нурмөхәмәд Насибуллин, Флүзә Гәләвиева, Зөлфия Ибраһимова, Рафис Минһаҗов, район мәдәният йортының “Сердәш” халык театры артистлары– Гөлнур Гимранова, Сәрия Гариповалар Саба районы Тимершык авыл мәдәният йортында концерт белән чыгыш ясап кайттылар.
Китап укучылар матбугат басмаларын да бик теләп кабул итәләр, укыйсы килгән китапларын үзәк һәм авыл китапханәләреннән соратып алдырабыз. Күчмә китапханә үз эшен "Һәр йортка-китап" максаты белән алып бара. Айдар авылы китапханәчесе китап укучылар белән кварталга берничә тапкыр очраша, ә чираттагы китап бирү Тәмте авылында 20 август көнне оештырылды.
Күргәзмәдә язучының әсәрләре урын алды.
Сабырсызлык – хәзерге заман яшьләренең аерым бер проблемалары булып тора. Шуңа күрә баланы яшьтән үк рухи һәм әхлакый яктан бай итеп тәрбияләргә кирәк. Мәдәни яктан гомуми үсеш, шул исәптән бала чактан ук сабыр булып, һәр нәрсәнең зур әһәмияткә ия икәне яшьләргә төшендерелде. Ахырдан яшьләр белән өстәл уены шашка-шахмат уеннары оештырылды.