ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

19  август Югары Кибәхуҗа  авыл китапханәсе китапханәчесе авыл Мәдәният  йорты хезмәткәрләре белән  берлектә "Хәрәкәттә бәрәкәт" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Әлеге  чарада спорт, сәламәт яшәү
рәвеше турында сөйләшү  алып  барылды, төрле спорт ярышлары оештырылды.

Китап күргәзмәсендә олы яшьтәгеләр өчен язылган китаплар урын алды. Бу эскәмия урамнан үткән барлык кешеләрне үзенә тартып, китапка кызыксыну уятты. Алар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар. 

18 нче август көнне Теләче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары  « Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп сумкалары белән бүләкләнделәр. Булачак укучыларны Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатыйхович,  Татарстан Республикасы транспорт һәм  юл хуҗалыгы министры  Сафин Ленар Ринатович,  ООО «Газпром Трансгаз Казань»  оешмасыннан  Зиннуров Айрат Канафиевич котладылар. Шулай ук бәйрәмдә имтиханнарда иң яхшы күрсәткечкә ирешкән 11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар да бүләкләнде.

2016 елның 19 нчы август көнендэ Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Галимарданова Мәймүнә Галимардан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәймүнэ апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Мәймүнә әби сугыш вакытында тылда кочен куйган. Күмәк хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Бүген безнең бакча базасында бакча тәрбиячеләренең  август киңәшмәсе булып узды. Мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте, грамоталар тапшырды.Үзләренең тәҗрибәләре белән өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. белән татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М.  уртаклашты.


19
август, 2016 ел
җомга

18 нче август көнне  Шәдке урта мәктәбендә химия, биология һәм география укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә  укытучылар алдында Казан федераль университеты профессоры, экология һәм география институтының география һәм экология фәннәре буенча бүлек җитәкчесе И.Т. Гайсин чыгыш ясады. Кинәшмәдә Теләче урта тәктәбе укытучылары Э.Р.Казакова, Д.Г.Фәтхрахманова, А.И.Тимербаев катнашты.Үзенең эш тәҗрибәсе белән директор урынбасары , география укытучысы Д.Г. Фәтхрахманова уртаклашты.

Әлеге ярышта балалар үзләренең яраткан велосипедларының көчләрен сынадылар. Берсен- берсе  уза-уза, тигез-киң юлдан, табигатьнең гүзәллегенә сокланып күңелле сәяхәт итеп кайттылар. 

Бу чарада балалар бик теләп “Уңыш җый”,”Яфракны танып бел”, “Яшелчәне беләсеңме?” конкурсларында ярышты. Узләре әзерләп килгән “Табигать шаяруы” төрле формада үскән яшелчә, җиләк – җимешләрдән ясалган композицияләрен якладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International