ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2016 ел
җомга

16 август көнне Теләче балалар китапханәсендә, татар язучысы һәм шагыйрь Әдип Маликовның 95 еллык юбилее уңаеннан,  “Таң кояшын юлда каршылаучы әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Ул олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә язган. Аның китапларының күбесе сугыш темасына багышланган. Китап укучылар язучының иҗаты белән аның әсәрләре һәм күргәзмәгә куелган башка материаллар аша таныша алдылар.

Киңәшмәдә район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Гөлнара Ринатовна, педагог-психолог Хәҗипова Сәйлән Нәгыймовна, балалар оешмаларының эшен җитәкләүче Теләче урта белем бирү мәктәбенең директор урынбасары Вафина Фәния Зарифовна катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының министр урынбасары Сулима Лариса Олеговна еллык эшкә нәтиҗә ясады. 2015- 2016 уку елы нәтиңәләре буенча республика районнары арасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү юнәлеше буенча рейтинг төзелде.  Теләче районы “С” группасына керде һәм 7 урынга лаек булды. Өстәмә белем бирү оешмалары арасында да рейтинг ясалды. Нәтиҗәләр: Балалар сәламәтләндерү белем бирү үзәге 3 урын, балалар  иҗат үзәге 8 урын яулады.

 

19 нчы  август  көнне районның 1 нче номерлы балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәле муниципаль моделен формалаштыру: тәҗрибә һәм перспектива” дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен август киңәшмәсе  булып үтте.

   Киңәшмәдә Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре һәр төркемдә тәрбиячеләргә төркемнәрдә оештырылган үстерешле предметлы тирәлекне күзәтү мөмкинлеге тудырган иде. Аннан соң киңәшмә чыгышлар белән дәвам итте. Киңәшмәдә тәрбиячеләр балаларга ике дәүләт телен өйрәтү, үстерешле предметлы тирәлек булдыру, үз сайтыңны булдырып интернет челтәре аша тәҗрибә уртаклашу мөмкинлекләре,  бердәм дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасында белем бирү эшчәнлегендә интерактив технологияләр куллану, педагогларга методик ярдәм итү кебек темалар каралды. 

16 август көнне Теләче урта мәктәбе базасында  “Заманча яңа технологияләрне куллану -  белем бирүнең сыйфатын үстерүдә төп шарт” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының  киңәшмәсе үткәрелде.

Узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, тарих, җәмгыять  белеме фәннәрен укытудагы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.Түбәндәге

16 август көнне Теләче балалар китапханәсендә, татар язучысы һәм шагыйрь Әдип Маликовның 95 еллык юбилее уңаеннан,  “Таң кояшын юлда каршылаучы әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Ул олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә язган. Аның китапларының күбесе сугыш темасына багышланган. Китап укучылар язучының иҗаты белән аның әсәрләре һәм күргәзмәгә куелган башка материаллар аша таныша алдылар.

         17 август көнне  Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче  "Бэхетле балачак"  берләшмәсенә йөрүче балалар велоузыш ярышына чыктылар.Әлеге ярышта балалар үзләренең яраткан велосипедларының көчләрен сынадылар. Берсен- берсе  уза-уза, тигез-киң юлдан, табигатьнең гүзәллегенә сокланып күңелле сәяхәт итеп кайттылар. 

         13 август көнне Лесной авылы клубында кул эшләре   берләшмәсенә йөрүчеләр  Киров өлкәсе Лубянск урман хуҗалыгы техникумының 95 еллык юбилеенда катнашып кайттылар.

12 август көнне  Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында Алан авылы үзешчәннәре “Моң бишегем –Теләчем!”исеме астында театральләштерелгән концерт белән чыгыш ясадылар.

Хәзерге көндә Караширмә авылында  республика программасы нигезендә төзелгән авыл клубы бинасында төзелеш эшләре дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International