Китап күргәзмәсе

2016 елның 19 августы, җомга

16 август көнне Теләче балалар китапханәсендә, татар язучысы һәм шагыйрь Әдип Маликовның 95 еллык юбилее уңаеннан,  “Таң кояшын юлда каршылаучы әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Ул олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә язган. Аның китапларының күбесе сугыш темасына багышланган. Китап укучылар язучының иҗаты белән аның әсәрләре һәм күргәзмәгә куелган башка материаллар аша таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International