2016 елның 15 августында Алан урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция эше үтте.

2016 елның 19 августы, җомга

Узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, тарих, җәмгыять  белеме фәннәрен укытудагы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.Түбәндәге чыгышлар булды:

  1. 2016-2017 нче уку елында тарих һәм җәмгыять фәннәрен укыту турында. Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна- милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методист,тарих фәннәренең кураторы.
  2. 2015-2016 елларда методик берләшмә эшчәнлегенә анализ. Абдуллина Гөләндәм Ахуновна - методик берләшмә җитәкчесе.
  3. “Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытуда методик теманы тормышка ашыру» Хөсәенова Раушания Габделбәровна - Алан урта мәктәбе.
  4. "Финанс грамоталылыгы - уңышлы киләчәкнең нигезе" - Хәсәнова Альбина Мөбәрәкҗановна - Алан урта мәктәбе.
  5. " Тарихи - мәдәни стандартның төп таләпләре ". Хәсәншина Венера Мәсгүтовна – Үзәк урта мәктәбе
  6. " Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча мониторинглар үткәрүгә,  ТДИ, БДИна әзерләү үзенчәлекләре” Гарифуллина Рузилә Саетшевна - Иске Җөри урта мәктәбе.
  7. “Укучыларның проект һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыру”. Хәлилова Лариса Ринатовна –Олы Нырсы мәктәбе.
  8. “Укучыларга патриотик һәм гражданлык  белеме бирү” Домолазова Ирина Федоровна – Әбде төп мәктәбе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International