16 август көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Заманча яңа технологияләрне куллану - белем бирүнең сыйфатын үстерүдә төп шарт” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә 73 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.
2016 – 2017 уку елындагы укытуның торышы турында, 4 сыйныф укучылары белән үткәрелгән Бөтенроссия тикшеренү эшләре нәтиҗәләре белән башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулловна таныштырды. 1 сыйныфларда үткәрелгән iPIPS тикшеренү нәтиҗәләре турында Теләче мәктәбе укытучысы Азимова Гөлфия Зөфәровна сөйләде.
“Заманча яңа технологияләрне куллану - белем бирүнең сыйфатын үстерүдә төп шарт”дигән темага Теләче урта мәктәбе укытучысы, РМО җитәкчесе Фархуллина Гөлнара Җәлиловна доклад укыды.
. Секция эшендә түбәндәге чыгышлар тыңланды:
-“Башлангыч сыйныф укучыларында функциональ грамоталылык булдыруда инновацион технологияләр” (Шогаепова Рания Рафиковна, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе);
- “Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныф укучыларында планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү” (Гиниятова Лейсан Габдерауфовна, Олы Нырсы урта мәктәбе);
- “Кече яшьтәге мәктәп укучыларының интеллектуаль сәләтләрен үстерү: методлар һәм алымнар (Валиева Миләүшә Адынановна, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе).
- “Кече яшьтән сәләтле балалар тәрбияләү”(Кошкина Эльвира Миннешаеховна, Теләче урта мәктәбе).
- Белем күтәрү курслары буенча чыгышлар. (Миннуллина Миләүшә Альфредовна, Теләче урта мәктәбе; Суниева Әлфирә Хадисовна, Олы Нырсы урта мәктәбе)
Соңыннан методист Закирова С.Г. алдагы уку елына эш планы һәм белем сыйфатын күтәрү бурычлары белән таныштырды.