17 август көнне Чаллы шәһәрендә тәрбия өлкәсендә эшләүче кадрлар өчен август киңәшмәсе үткәрелде.

2016 елның 19 августы, җомга

Киңәшмәдә район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Гөлнара Ринатовна, педагог-психолог Хәҗипова Сәйлән Нәгыймовна, балалар оешмаларының эшен җитәкләүче Теләче урта белем бирү мәктәбенең директор урынбасары Вафина Фәния Зарифовна катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының министр урынбасары Сулима Лариса Олеговна еллык эшкә нәтиҗә ясады. 2015- 2016 уку елы нәтиңәләре буенча республика районнары арасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү юнәлеше буенча рейтинг төзелде.  Теләче районы “С” группасына керде һәм 7 урынга лаек булды. Өстәмә белем бирү оешмалары арасында да рейтинг ясалды. Нәтиҗәләр: Балалар сәламәтләндерү белем бирү үзәге 3 урын, балалар  иҗат үзәге 8 урын яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International