19 нчы август көнне районның 1 нче номерлы балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәле муниципаль моделен формалаштыру: тәҗрибә һәм перспектива” дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен август киңәшмәсе булып үтте.
Киңәшмәдә Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре һәр төркемдә тәрбиячеләргә төркемнәрдә оештырылган үстерешле предметлы тирәлекне күзәтү мөмкинлеге тудырган иде. Аннан соң киңәшмә чыгышлар белән дәвам итте. Киңәшмәдә тәрбиячеләр балаларга ике дәүләт телен өйрәтү, үстерешле предметлы тирәлек булдыру, үз сайтыңны булдырып интернет челтәре аша тәҗрибә уртаклашу мөмкинлекләре, бердәм дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасында белем бирү эшчәнлегендә интерактив технологияләр куллану, педагогларга методик ярдәм итү кебек темалар каралды.
Мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова Анна Николаевна 2015-2016 нчы уку елында Теләче районында муниципаль мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирүнең торышы турында сөйләде, тәрбиячеләрнең ел дәвамындагы эшчәнлегенә бәя бирде, яңа 2016-2017 уку елына куелган бурычлар белән таныштырды. Тәрбиячеләрнең август киңәшмәсе ел дәвамында төрле юнәлешләрдә уңышларга ирешкән педагогларга мактау грамоталары тапшыру белән тәмамланды.