ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2016 ел
җомга

16 нчы август көнне Баландыш авыл китапханәсендә татар шагыйре Әдип Маликовның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Яшьлек утравының олпат әдибе» дигән китап күргәзмәсе куелды. Яшь китап сөючеләребез бу күргәзмәдәге китаплар белән атна дәвамында таныша алалар.

“Минем яраткан героем” дигән китап күргәзмәсе эскәмиягә урнаштырылды. Китап күргәзмәсендә төрле яшьтәге балалар өчен язылган матур, рәсемле, мавыктыргыч китаплар урын алды. Балаларны бу гадәти булмаган эскәмия үзенә тартты. Алар иллюстрацияләрдә үзләренең яраткан геройларын күреп китапларны өйләренә укырга алдылар. 

13 август көнне табигатьнең гүзәллеген саклап калу максатыннан, Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Рузалия үзенең китап укучылары белән, һәйкәл янын җыештыру өмәсе үткәрде.

Әлеге акциянең төп бурычы -  балаларда китапка кызыксыну уяту һәм китап укыту. Шулай ук яңа китап укучыларны китапханәгә тартып, аларның системалы китап укуларына ирештерү, китапханә хезмәтен рекламалау.

Ямбулат авылы китапханәсендә язучы Ибраһим Салаховның тууына 105 ел (1911 - 1998) тулу уңаеннан "Тайгак кичүләрне кичкән ир" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Шакурова Г. китап күргәзмәсе оештырып, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

13 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту, тәмәке тартуның, аракы, наркотиклар куллануның, кешенең эчке дөньясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлату уңаеннан “Аек булыйк, заманага лаек булыйк” исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. 

Шул уңайдан 14 нче август көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Җәйдән бүләк" дигән күргәзмә оештырылды. Биредә көзге муллыктан төрле композицияләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ничек сакларга һәм эшкәртергә кирәклеген өйрәткән китаплар куелды.

Татар халкы гомер - гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк – ил тоткасы, икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап, халкыбыз “ Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар”, -дигән. Димәк, кеше ипине алтын - көмеш, кыйммәтле ташлардан да өстен куйган. 11 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Икмәк – игенченең җан җылысы” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмә «урак - 2016» ны яктырткан газета – журналлардан төзелде. 

Баландыш авыл китапханәсендә 11 нче август көнне җәйге укуга йомгак ясап "Җәйге әдәби ярыш" дигән чара уздырылды. Яшь китап сөючеләр каникул чорында китапханәнең даими кунаклары булдылар,алар яңа китаплар белән танышып,әдәби чараларда актив катнаштылар.Һәрбер яшь китап укучы алдынгы булырга омтылды.Менә нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Барлык җиңүчеләр дә грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Иң алдынгы булып 3нче сыйныф укучысы Камилә Ситдикова танылды.

Әңгәмә барышында без китап укучылар белән “Ул нәрсәне белми?” хикәясен һәм Владимир Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” шигырен укып, аның эчтәлегенә бергәләп анализ ясадык, шушы темага багышланган мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Балалар үзләрендә булган уңай гадәтләрне барлап чыктылар. “Тәмле сүз” китабы буенча әдәпле булу серләре турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International