Иминиятләшерүченең өстәмә хезмәтләреннән баш тартып була.
2016 елның 18 август көнендә район мәдәният йортында беренче сыйныфка баручы 132 бала өчен зур тантана уздырылды. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясы кысаларына таянып, әлеге балаларга мәктәп өчен кирәк-яраклар белән тутырылган портфель тапшырылды.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия 18 август көнне, юлда сак һәм уяу йөрергә кирәклеген аңлату максатыннан, балалар өчен “Җәйнең бер көнендә” дигән исем астында велосипедта экскурсия оештырды. Ял итәргә туктаган арада үзләре укыган китаплар турында фикер алыштылар.
Игенче хужалыгында 19533 сум, Алан хужалыгында 17568 сум хэм Нирус хужалыгында 17217 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э хезмэткэрлэргэ югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы турыдан-туры житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.
Каһарманлык, туган иленә, ватанына, милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да, икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар эшли. Фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган Муса Җәлилне телгә алу да җитә.
Киңәшмәдә шулай ук район мәктәпләре буенча физик тәрбия предметы кураторы, мәгариф бүлеге вәкиле Илшат Фәсхиев та катнашты. Киңәшмәдә көн тәртибе буенча узган 2015/2016 ел нәтиҗәләре белән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең директор урынбасары Л.Заһидуллина, мәктәпләргә ГТО кертү буенча методист Д.Чернов һәм И.Фәсхиев чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә физик тәрбия укытучыларының эш программаларың яхшырту буенча тәкъдимнәр кабул ителде, узган уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм физик тәрбия буенча район методик оешмасы җитәкчесе сайланды. Ахырдан югары уңышларга ирешкән педагогларга район мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
17 августа 2016 года на базе МАДОУ "Детский сад №380 комбинированного вида Ново-Савиновского района г.Казани" издательством «Национальное образование» проведен научно-практический семинар «Дошкольное образование сквозь призму ФГОС: Вдохновение. Сотрудничество. Творчество». Семинар был посвящен вопросам модернизации дошкольного образования в условиях внедрения и реализации ФГОС ДО на уровне дошкольных организаций, вела семинар Людмила Михайловна Волобуева, заведующий кафедрой факультета дошкольной педагогики и психологии МПГУ, канд. пед. наук, Башинова Светлана Николаевна, кандидат психологических наук, доцент кафедры начального и дошкольного образования ГАОУ ДПО ИРО РТ. В семинаре приняла участие заместитель заведующей по воспитательной и методической работе МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 Сафина Е.В.
2016 елның 17 августында Теләче районынан делегация район Россельхозцентр җитәкчесе Илдар Галиахметов, хуҗалык агрономнары Аланнан Хатмулла Гайнуллин, Игенчедән Искәндәр Шакиров, Теләче Агродан Габдулла Загидуллинар Чистай районында булып узган кукуруз үстерү буенча республика семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Тан ҖЧҖ 1 сыерга 16,0 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9812 кг.,1 сыерга 15,8 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 15,3 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 12,6 кг.