Ярышка килгән балалар һәрберсе велосипедларын үзләренә ошаганча бизәгәннәр: кемдер йомшак уенчык утырткан, ә кайберләре яраткан китапларын урнаштырганнар. Ярыш башланганчы китапханәче балаларга юл кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Һәрбер катнашучы үз велосипедын тәкъдим итте һәм ярышта актив катнашты.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында балалар белән эшчәнлектә һәр төркемдә көн саен төрле темалар яктыртылып барыла. Бүген “Яраткан йорт хайваннары” темасына кызыклы чаралар үткәрелде. 1-нче кечкенәләр төркемендә, тәрбияче Мөхәммәтҗанова М.Е., балалар эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырды. Балалар йорт хайваннары роленә кереп карадылар: үрдәк тә, кәҗә дә, сыер да булып кыландылар.
17 август көнне Биектау муниципаль районының 1нче мәктәбе базасында инглиз теле укытучылары өчен зона семинары үткәрелде. Бу семинарда районыбызның 3 укытучысы катнашты. Алар арасында Баландыш төп мәктәбеннән Заббарова Г.Н. да булды. Укытучылар семинарда тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы чыгыш ясады. Директор урынбасары Исмагилова Фәнзия Магсум кызы Балалар иҗат үзәгендә техник иҗатның торышы белән таныштырды. Методист Гараева Рушания Ринат кызы “Талантлылар университеты” Дәүләт программасының балалар тәрбияләүдәге роле” дип аталган темага чыгыш ясады. Утырышка килгән һәр педагог эшчәнлегеннән һәм юнәлешеннән чыгып үзен борчыган проблемаларны күздә тотып чыгыш ясадылар.
Бу күргәзмәдә китап укучыларыбыз үстергән яшелчә, җиләк җимешләр урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша ала.
16 август көнне Айдар авылы китапханәсендә "Икмәк- илнең ышанычы, кешеләрнең күкрәк көче" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәнең максаты: китап укучыларда туган якка мәхәббәт, ил байлыгы булган икмәккә сакчыл караш, күкрәк көче түгеп икмәк үстерүче игенчегә хөрмәт тәрбияләү.
Күргәзмәдә язучының әсәрләре урын алды.
Балалар кичәдә яңа кайткан китаплар белән танышып, үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
Яшь китап сөючеләребез бу күргәзмәдәге китаплар белән атна дәвамында таныша алалар.
“Минем яраткан героем” дигән китап күргәзмәсе эскәмиягә урнаштырылды. Китап күргәзмәсендә төрле яшьтәге балалар өчен язылган матур, рәсемле, мавыктыргыч китаплар урын алды. Балаларны бу гадәти булмаган эскәмия үзенә тартты. Алар иллюстрацияләрдә үзләренең яраткан геройларын күреп китапларны өйләренә укырга алдылар.