ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016  елның 27 июнь көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге  хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә, Наркотикларга каршы көрәшү айлыгы кысаларына таянып, “Наркотикларга ЮК дип әйт!” дигән девиз астында акция үткәрделәр. Бу чара уңаеннан, һәрбер очраган кешегә наркотикларның зыяны турындагы информацион буклетлар таратылды.

Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова  иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәту ясады. Шулай ук китапханәдә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Теләче районыннан чыккан язучыларныӊ китаплары урын алды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.

Бу чараның максаты туган як табигатенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү иде. Катнашучылар туган авыл табигате буйлап сәяхәт иттеләр. Бу чара сәяхәт кенә түгел,"Тарихи","Әдәби" ,"Экологик" формадагы  уен һәм ярыш та булды.

Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты.

 Ачы  мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга экологик белем hәм тәрбияне халык уеннары аша да алып барырга тырышалар. 25 июнь көнне алар мәктәп яшендәге балалар белән «Экологик викторина» уздырдылар.

Чарада 8 ел элек мәктәпне тәмамлаган яшьләр очрашуы булды. Төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Һәрберсе үзенең кызыклы тормыш вакыйгаларын искә төшерде.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Сабантуй бәйрәмендә төрле уеннар (капчык киеп йөгерү, кашык белән йомырка ташу, скакалка сикерү, бүләк кису, аркан тартышу,) уйнадылар. Җыр - моңга сәләтле укучыларыбыз да бу бәйрәмдә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәр уенга һәм конкурска нәтиҗә  ясалып,укучыларга бүләкләр бирелде. Сабантуйдан һәр кеше күтәренке күңел белән кайтып китте.

Әлеге чарада балалар чәчәкләрнең килеп чыгышы, кеше тормышында әхәмиятен белделәр. Конкурслы, уенлы чара аша, балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.    

Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. Google Россия һәм  Сбербанкның Татарстан Республикасы экономика министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Бизнес класс» проектында катнаша. Бу проект барлык теләүчеләргә махсус тест узганнан соң узеңнең бизнесыңны булдыру һәм үстерүдә онлайн-курслар тәкъдим итә.

29 июньдә “ Дуслык” мәктәп яны лагеренда Партизаннар көне үткәрелде. Балалар “Партизаннар  юлы” дигән эстафетада катнаштылар, төрле уеннарда көч сынаштылар. Паритизаннар көне бик кызыклы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International