Алар мәдәният йорты белән танышып чыктылар.Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Сэхнэгэ менеп шигырьлэр сойлэделэр, җырлар башкардылар.
Вакытында хэм сыйфатлы итеп ашлык жыю комбайннарынын паркын эзерлэп, 2016 елда устерелгэн унышны жыйнап алу максатыннан, хужалыкларнын баланста торган ашлык жыю комбайннарына дэулэт техник карау графигы нигезендэ, 2016 елнын 4 сеннэн 8 июльгэ хэтле район хужалыкларында ашлык жыю комбайннарына дэулэт техник карау уздырылачак
Самигуллин М., Халиков Г., Климанова М. һәм районнан Арсланов Р.М. Алар Фатих Хөсни музеенда булдылар. Музейның экспонатларга бай булуы әйттеләр һәм аны шулай саклап торганга үзләренең зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
27 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары аттестат алдылар. Быел да барлык 53 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлап аттестат алды. Алар арасында, аеруча тырышып укыган 10 укучы кызыл аттестатка лаек булды. Авхадиева Гүзәл, Данилова Вероника, Зиннурова Ләйсән, Зинатуллина Алина, Исмәгыйлова Диләрә, Кадыйрова Айсылу, Кәримова Фәридә, Мугтасимов Нияз, Хәсәншина Фирюзә һәм Харисова Фәридә мәктәпне гел “5” ле билгеләренә генә тәмамладылар. Барлык укучыларны да зур унышлары белән котлыйбыз!
Күргәзмәдә Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров кебек танылган шәхесләребезгә багышланган, татар халык биюләрен аңлаткан, җырларын туплаган, татар тарихын чагылдыручы китаплар белән беррәттән рус һәм татар телләрендәге матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.
Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта.
Шушы максатны куздә тотып, буген районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде. Нәниләрдән кан һәм сидек анализлары алынды. Балалар шулай ук күз табибы һәм психотерапевт тарафыннан тикшеру узды.
25 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен бик матур чыгарылыш кичәсе оештырылды. Быел мәктәпне 35 укучы тәмамлады. Алар арасында Саттарова Айгөл, Гарипова Гүзәл и Закирова Айсылу кызыл аттестатка мәктәпне тәмамладылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Р.Р. Назипов, укытучылар һәм әти –әниләре котлады. Хәерле юллар сезгә, балалар!
Президент Татарстана Рустам Минниханов стал лидером Республиканской группы партийного списка «Единой России». 27 июня в Москве съезд Партии «Единая Россия» выдвинул кандидатов в депутаты Государственной Думы по республиканской группе федерального списка партии и по шести одномандатным округам Татарстана
"МЧС- куркынычсыз балачак өчен" шигаре астында үтүче акциядә безнең балалар бакчасында да төрле чаралар үткәрелде. Бирегә Теләче районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре килде. Алар фатирда янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга. Урамда,өйдә, сулыклар янында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, әлеге теманы яктырткан видиоролик күрсәттеләр. Әңгәмә ахырында исә янгын куркынычсызлыгын яктырткан рәсем конкурсларында актив катнашкан балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр таратылды.
25 нче июнь көнне Олы Мишә урта мәктәбе 9,10,11 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре республика күләмендә үткәрелгән” ”Жизнь без наркотиков” акциясендә катнаштылар. Алар бу акциягә теләктәшлек белдереп “Будь здоровым!Танцуй!” лозунгасы астында флешмоб оештырдылар. Укучыларыбыз нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен бик әйбәт беләләр.Чөнки мәктәбебездә уку елы буена сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, начар гадәтләр булдырмаска дигән пропаганда эше алып барылды. Безнең яшьләр начар гадәтләрдән ерак торырлар дип ышанып калабыз.