"МЧС- куркынычсыз балачак өчен" шигаре астында үтүче акциядә безнең балалар бакчасында да төрле чаралар үткәрелде. Бирегә Теләче районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре килде. Алар фатирда янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга. Урамда,өйдә, сулыклар янында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, әлеге теманы яктырткан видиоролик күрсәттеләр. Әңгәмә ахырында исә янгын куркынычсызлыгын яктырткан рәсем конкурсларында актив катнашкан балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр таратылды.