27 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары аттестат алдылар. Быел да барлык 53 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлап аттестат алды. Алар арасында, аеруча тырышып укыган 10 укучы кызыл аттестатка лаек булды. Авхадиева Гүзәл, Данилова Вероника, Зиннурова Ләйсән, Зинатуллина Алина, Исмәгыйлова Диләрә, Кадыйрова Айсылу, Кәримова Фәридә, Мугтасимов Нияз, Хәсәншина Фирюзә һәм Харисова Фәридә мәктәпне гел “5” ле билгеләренә генә тәмамладылар. Барлык укучыларны да зур унышлары белән котлыйбыз!