ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Район буенча 1 баш шартлы терлеккә 7,1 цн к.ед хәзерләнгән. Ин күп җитештеручәнлек Тан ҖЧҖ  1 баш шартлы терлеккә  - 13,4 к.ед һәм Алан ҖЧҖ  1 баш шартлы терлеккә – 8,2 к.ед әзерләгән.

Айдар авылында “Сабантуй” уза торган болынга, су аша чыгарга авыл башлыгы  Хасаншин Х.Ш. тырышылыгы белән басма салынды. Басмаларның еш булуы авыл кешесенә уңайлык тудыра. Бу эш өчен Айдар авылы халкы Хайрулла Шайхулловичка рәхмәтле.

Бугенгесе кондә авыл эченә керүче юл кырыйларын чүп-үләннәрдән чистарту эшләре бара. Эшнең нәтиҗәсе күңелләрне күтәрә, юл кырыйлары  чиста, матур  булып кала.

Төп гомуми белем бирү аттестатын 162 тугызынчы сыйныф укучысы алды. Шуларның 16 сы мәктәпне  бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Урта мәктәпне тәмамлаган 88 чыгарылыш сыйныф укучысына урта гомуми белем бирү аттестаты тапшырылды.17 укучыга “Укудагы зур уңышлары өчен” медале бирелде.

23 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү” темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе утырышы булды.

Коллегия утырышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, укыту –методик эшләр буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Тимофеева Татьяна Алексеевна, милли мәгариф буенча методист Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна, Үзәк урта мәктәбе  директоры Николаев Анатолий Владимирович, Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәкимовна катнашты.

Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 12560 кг.,1 сыерга 20,3 кг. туры килә, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 18,8 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 18,0 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  14,6 кг.

БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан бирле билгеләп үтәләр. Теләче җирлекара китапханәсендә наркомафия һәм наркобизнес белән көрәш темасына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Монда педагоглар, уку йортлары җитәкчеләре, яшьләр белән эшләүче оешмалар, әти –әниләргә юристлар, психологлар  һәм башка белгечләр киңәшләрен үз эченә алган китапларны табарга була. 

Югары Кибәхуҗа урта мәктәп яны лагеренда “Юлларда сак бул!” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге участок инспекторы Кузмина Райхона Хуснуллаевна алып барды. Ул үзенең чыгышында велосипедта, юлларда сак йөрү, су коену кагыйдәләре турында сөйләде.Чыгыш ахрында балалар үзләрен кызыксындырган соравларын бирделәр.

Шушы уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә “Бөек еллар алдында баш иябез” – дигән исем астында искә алу акциясе игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International