23 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү” темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе утырышы булды.
Коллегия утырышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, укыту –методик эшләр буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Тимофеева Татьяна Алексеевна, милли мәгариф буенча методист Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна, Үзәк урта мәктәбе директоры Николаев Анатолий Владимирович, Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәкимовна катнашты.