ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

У памятника павшим в Великой Отечественной войне в с. Абди состоялся митинг, посвященный Дню памяти и скорби. Активисты возлагали цветы к мемориалу Памяти, почтили память погибших воинов минутой молчания и возложили цветы.

  На митинге участвовали  десятки людей – члены и сторонники Партии, депутаты фракции «ЕДИНАЯ РОССИЯ», активисты «Молодой гвардии Единой России», школьники, и конечно, ветераны тыла и труда.

   Во всех домах в эту ночь зажгли свечи памяти.



23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең футбол түгәрәгенә йөрүче Әдилә Гайнетдинова да (тренеры – А.Р. Хәбиров) әлеге җыенда катнаша. Әдилә Теләче районы җыелма командасы составында ТР укучылары арасында X җәйге Спартакиадада футбол буенча 1 нче урын яулаган иде. Җыенның максаты – футбол буенча республика кызлар җыелма командасына уенчылар туплау.

20 көн дәвамында Баландыш төп мәктәбенең  “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар  зур концертка- авылдашлар алдында чыгыш ясарга әзерләнделәр. Алар яңадан- яңа җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр,  костюмнар әзерләделәр. Һәм нихаять бу көн килеп тә җитте. Тамашаны караррга бик күп авыл халкы җыелган иде. Алар һәр артистны көчле алкышлар белән каршы алып , озатып калдылар.  Авылдашларга  концерт  бик ошады.

Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына. Баландыш авылында да һәйкәл янына җыелып бу кара көнне искә алу митингы оештырылды. Без Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз, ветераннарына  һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.

Сәламәт яшәү рәвеше, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясы сәламәт булу ул. 

  Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләредә  балалар  белән берлектә һәрдаим төрле спорт чаралары оештырып торалар. 20 июнь көнне мәдәният йорты территориясендә  «Аҗаган» уеннары оештырдылар.

Мәктәп яны "Шатлык" лагерында традиция буенча  "Бары да хәтердә" дип аталган чара булып үтте. Аның өчен алдагы көнне үк рәсемнәр конкурсы оештырылган иде. Ә 22 июнь көнне укучылар мәктәп каршындагы һәйкәл янында митинг оештырылды. Аның барышында укучылар әлеге куркыныч көннәр турында күп кенә яңалыклар белделәр, бер минутлык тынлык белән һәлак булучыларны искә алдылар, һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар, хәрби җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан чара мәктәп эчендә дәвам итте. Анда "22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне" дип аталган чара үтте. Аның дәвамында тәрбиячеләр укучыларга сугыш турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы сугышы видеохроника карадылар.

Татарстан  районнары, шул исәптән безнең район да әлеге сугышта үз өлешен кертә. Районыбыздан чыккан Геройлар, батырлар исемлеге моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый. Ачы мәдәният йортында  22 июнь көнне  батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырылды, аларнын якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган  һәм  немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган  көнне  билгеләп үтелә.

  Шул уңайдан Үзәк авылында 22 июнь көнне  митинг уздырылды. Митингта катнашучылар каршында Әмир хәзрәт, Гульнара Гарипова, Барый Халиловлар чыгыш ясадылар.

Бу китапта Ибраһим абыйның сугышта күргәннәре турында язылган шигырьләре урын алган. Айсылу апада Ибраһим абыйның сугыш вакытында үзе белән сугышта йөргән блокноты бүген дә саклана. Бу истәлекләр “Сугыш елъязмасы” дигән күргәзмәдә урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International