Олы Мәтәскә авыл җирлеге эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, ясле-бакча тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары бу көнне зурлап искә алдылар. Һәйкәл янында митинг булды. Авыл җирлеге башлыгы кыскача гына бу көн хакында сөйләп үтте. Сугыш афәтен күргән ватандашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә венок салынды.
Ул көнне Ямбулат мәчетендә кичке азан тагын да матуррак яңгырады.Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт вәгазьләре тыңланды.Барысын бергә җыеп очраштырганы өчен Ямбулат авылы халкы ашны оештыручыларга рәхмәтле.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.
Монда ватандашларыбызның сугышта куйган батырлыкларын чагылдырган китаплар куелды. Күргәзмә буенча күзәтү уздырылды.
Балалар иҗат үзәге коллективы бу көннәрдә мәктәп укучыларын республика фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән җәйге профиль лагерьларына балалар туплау белән мәшгуль. Алар арасында Кырымнның Севастополь шәһәрендә балалар оешмалары активистлары өчен оештырылган «Мирас» сәламәтлндерү лагеры һәм түгәрәкләр эшчәнлегендә актив балалар өчен каралган «Костер» (Биектау районы) лагерьлары бар.
75 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр авылдашны без хәтерләргә тиеш. Шул уңайдан бүген Олы Мәтәскә һәйкәле янында безгә Җиңү китерүчеләрне искә алу чарасы үтте. Җиңү китерүчеләрнең батырлыгы безнең йөрәкләрдә.
Бөек Ватан сугышы башлануга 75-ел тулу уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Балалар яу кырында ятып калган һәм туган илгә исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз турындагы истәлекләрне кызыксынып тыңладылар, китап, альбомнар белән таныштылар, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Әлеге чараның төп максаты- балаларда якташларыбызга хөрмәт, Җиңү көненең нинди кыенлыклар аша яулап алынуы турында мәгълүмат җиткерү.
Егерме икенче июнь - безнең тарихыбызда иң күңелсез вакыйгаларның берсе булган көн. Бу көнне Бөек Ватан сугышы башлана. Россия Президентының указы нигезендә 22 июнь- 1996 елның 8 июненән Хәтер көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу көнне Балалар иҗат үзәге коллективы район күләмендә оештырылган мәтам митингында катнашты. Митинг Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
22 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә, обелиск янында “Хәтер һәм искә алу” көненә багышланган чара уздырылды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары сугыш кырларында, фашист тоткынлыгында ятып калганнарны искә алып чәчәк салдылар.
17 июнь көнне Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» балалар бию коллективы Баева Зилә Рафаиль кызы житәкчелегендә Казанның «Юркин парк» күңел ачу паркына культпоходта булып кайттылар. Бу паркка бару мөмкинчелеген аларга Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы оештырды: коллектив «Без бергә» республикакүләм фестиваль финалистлары буларак бушлай чакыру билетлары белән бүләкләнгән иделәр.
Китапханәче Мингазова Л. укучыларга Бөек Ватан сугышы башланган көн турында, тыл һәм хезмәт ветераннарының кулъязма истәлекләрен укыды. Авылыбызның сугыш чоры балаларының фотографияләре белән таныштырды. “Сугыш чоры балалары” – күргәзмәгә күзәтү ясалды.