Һәйкәл янына чәчәкләр куелды. Сугышта үлгәннәрнең исемнәре укылды, алар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “ Җиңү – безнең йөрәкләрдә” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. 22 июнь көнне Иске Җөри авылында урнашкан «Билгесез солдат» һәйкәле янында лагерьга йөрүче балалар белән берлектә митинг уздырылды. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны «Хәтер» китабы һәм “Җиңу җинел бирелмәде” китаплары белән таныштырды. Оештыручыларның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу.
Шул уңайдан Баландыш авыл жирлеге, мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һаләк булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы һәм балалар чыгыш ясадылар. Сугышта һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды, чәчәкләр һәм веноклар куелды.
22 июнь илебез өчен зур кайгы-сугыш китергән көн. Илебез халкы Бөек Ватан сугышында бик күп ул-кызларын югалтты. Шул уңайдан "Хәтер көне" билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында митинг үтте, чәчәк бәйләмнәре куелды.
21 июнь көнне безнең Олы мишә балалар бакчасында җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан ата-аналар җыелышы булды. Балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р. әти-әниләргә балаларын суга бату, урман бете кадалу, янгын һәм теракт куркынычларыннан һ.б. очраклардан саклау буенча киңәшләрен бирде. Республикада балалар белән килеп чыккан бәхетсезлек очраклары белән таныштырды . Әти-әниләрне һәрчак уяу булырга чакырды.
Җыелышта Саба районыннан килгән ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р. та катнашты. Ул әти-әниләргә юлда йөрү кагыйдәләрен бик нык сакларга кирәклеген кисәтте. Республикабызда булган юл фаҗигаләре турында видеороликлар күрсәтте. "Балаларыбызны бергәләп, кече яшьтән юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтик", - диде ул чыгышы барышында.
22 июнь көнне Айдар мәдәният йорты каршында укучылар һәм өлкәннәр белән һәйкәл янында сугышта үлеп калган авылдашларыбызны "Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан” дигән максат белән кабат аларны искә төшердек,чәчкәләр куелды һәм кабат бу сугыш уты бервакытта да кабынмасын, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән теләктә калдык. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихын китаплардан гына укыр диеп ышанып калыйк.” – дигән теләктә кала Айдар авылы мәдәният йорты директоры һәм авыл китапханәчесе.
2016 елда устерелгэн унышны вакытында хэм сыйфатлы итеп жыйнап алу максатыннан, район хужалыкларында ашлык жыю комбайннарынын паркын хэм башка тор авыл хужалыгы техникасын, амбар хужалыгын эзерлэу бара.
Урып-жыю чоры – авыл хужалыгы хезмэтчэннэре очен ин киеренке вакыт.
Бүген Үзәк бистәсендә дә Дан обелискында “Хәтер һәм искә алу” көненә багышланган митинг уздырылды. Үзәк урта мәктәбе укучылары сугыш кырларында, фашист тоткынлыгында ятып калганнарны искә алып мәңгелек ут янына чәчәк салдылар. Мәктәп лагеренда Хәтер көненә багышланган линейка үткәрелде. Воңатыйлар “Хәтер көненә багышланган линейка үткәрелде. Вожатыйлар “Хәтер битләрен барлап” темасына презентация күрсәттеләр.
Барлыгы 17 егетлэр, 18 кызлар командалары катнашты. Безнең районнан Назклычёв Салават җитәкчелегендә Иске Җөри мәктәбе укучылары ,Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендә Лесной бистәсе мәктәбе укучылары чыгыш ясады.
Уеннар нәтиҗәсендә Иске Жори мәктәбе кызлары 10 урында,Лесной мәктәбе кызлары 13 урында, Лесной, Иске Җөри бистәсе егетләре-9,13 урында калды.