Сугыш башлануга 75 ел булганын искә алып , Теләче 2нче балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде: “Күгәрчен-тынычлык кошы” –балалар тәрбиячеләр белән берлектә балалар бакчасы тирәсендәге асфальтка күгәрчен сурәтләрен төшерделәр;”Хәтер мәңгелек” темасына тәрбиячеләр тематик бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм барышында балалар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр,сугыш чоры җырларын тыңладылар ,” Хәтер һәм кайгы көне” исемле презентация карадылар һәм ахырдан сугышта вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан “Акчарлак” лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. әзерләгән “Бөек еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән чарада балалар әби-бабайларының Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләре, истәлекләр белән таныштылар, һәлак булган авылдашларны искә алдылар.
Егерме икенче июнь - безнең тарихыбызда иң күңелсез вакыйгаларның берсе булган көн. Бу көнне Бөек Ватан сугышы башлана. Россия Президентының указы нигезендә 22 июнь- 1996 елның 8 июненән Хәтер көне булара билгеләп үтелә башлады. Югары Кибәхуҗа "Каенкай" мәктәп яны лагерында "Хәтер уты" исеме астында акция үтте.Укучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Шулай ук рәсем конкурсы үткәрелде, укучылар сугыш турында фильм карадылар, әңгәмәләр үтте.
Бүген – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.
Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар бүген һәйкәл- обелиск янына төшеп, чәчәкләр, веноклар куйдылар, фронтларда һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда ачтан үлгәннәрне, үзенең гомерен Ватан өчен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
22 нче июнь - кайгы һәм искә алу көне. Бу көн -Россия халкы өчен Бөек Ватан сугышы башланган көн. Олы Мишә урта мәктәбе коллективы, Олы Мишә авыл җирлеге белән берлектә һәйкәл янында искә алу митингы үткәрделәр. Митингта мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы бу көннең мөһимлеге турында сөйләделәр. Тарих укытучысы Газизуллин Р.А. Бөек Ватан сугышы корбаннары , вакыйгалары турында мәгълүмат бирде.
Бу митинг вакытында обелискка чәчәкләр куелды. Әлеге чара Бөек ватан сугышында үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Субаш авыл китапханәсендә Хәтер көне уңаеннан «Хәтер белән без мәңгелек» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәчеләр шулай ук Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта да катнаштылар.