ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Рәсемдә балалар үзләренең балачакларын кояшлы, аяз күкле һәм әти-әни янәшәсендә итеп тасвирладылар. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган  һәм  немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган  көнне  билгеләп үтелә.

  22 июнь иртәсендә батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырылды , якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алынды, район үзәгендәге монументка чәчәкләр куелды.  Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән,  якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора. Без аларны онытмаска, буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз.

Бөек Ватан сугышы башлануга да җитмеш дүрт ел вакыт узды. Әмма сугыш китергән ачы газап һәм хәсрәт, халыкыбызның тиңдәшсез батырлыгы безнең хәтеребездә мәңге яшәр. Җиңүгә юл озын һәм авыр булган... Сугышның һәр көне кан һәм үлем, кайгы һәм ачы югалту, зур һәм кечкенә җиңү шатлыгы белән истә калыр. Ләкин иң куркыныч,иң карангы көннер җәй аеның кояшлы 22 июнь иртәсендә башлана. Ел саен бу көнне илебез Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтә. Нинди авыр булган ул сугыш еллары!  Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны  җиңәргә теләгән.

Бүген Үзәк балалар бакчасы балалары  тәрбиячеләре белән сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсияга бардылар. Фронтта һәлак булган авылдашларны бер минутлык тынлык белән хөрмәтләп искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр бәйләме куйдылар. Балаларыбызга Ватанга мәхәббәт хисе, ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе, тынычлык сөече шәхес, патриотик хисләр тәрбияләү безнең өчен төп бурыч.

Яшь китап укучылар В.Козловның “Пашкин самолет” һәм Дети – герои Великой Отечественной Войны дигән китаплар белән таныштылар.

21 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Елның дүрт фасылы” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторина барышында елның һәр фасылына карата мәкальләр, табышмаклар чишелде. 

 

Китапханәче  балаларга «Китап белән җәй сукмагыннан» дип исемләнгән әӊгәмә уздырды, яӊа китаплар белән таныштырды. Чара ахырында китапханәче лагерь балаларын баллы мамык белән сыйлады. Балаларга бу очрашу бик ошады.

2016 елның 21 июнь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзләрендә исәптә торган авыр тормышлы гаиләдән булган балаларны  Теләче авылында урнашкан мини зоопаркка экскурсияга калып бардылар. Әлеге чара барышында бөтен килгән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Экскурсиядан соң аларны “Туган авыл” кафесында сыйладылар.

Балалар һәммәсе дә өйләренә позитив кәеф һәм сөенечле елмаюлар белән кайтып киттеләр.

Җыелыш барышында Алмаз Госманович ата-аналарны җәйге чорда балаларына карата ныграк игътибарлы булырга  өндәде,чөнки балалар катнашында барлыкка килгән бәхетсезлек очраклары бигрәк тә җәй айларында күп һәм ешрак булуын ассызыклап үтте.Шулай ук ул  әти-әниләргә  сулыклар янында ял иткән вакытта үтәлергә тиешле кагыйдәләрне дә әйтеп  үтте һәм әти –әниләргә ул кагыйдәләрне яктырткан белешмәлекләр таратты.Ахырдан әти-әниләргә үткәрелгән инстуктажга кул куйдырылды.

Бәйрәмне мәйданда, «Вихрь танца» һәм «Движение» бию коллективлары ачып җибәрде. Концерт программасы белән беррәттән бәйрәмдә алдынгыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Бәйрәмгә килгән кунаклар концерттан тыш төрле кызыклы уеннарда да катнаша алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International