Җыелыш барышында Алмаз Госманович ата-аналарны җәйге чорда балаларына карата ныграк игътибарлы булырга өндәде,чөнки балалар катнашында барлыкка килгән бәхетсезлек очраклары бигрәк тә җәй айларында күп һәм ешрак булуын ассызыклап үтте.Шулай ук ул әти-әниләргә сулыклар янында ял иткән вакытта үтәлергә тиешле кагыйдәләрне дә әйтеп үтте һәм әти –әниләргә ул кагыйдәләрне яктырткан белешмәлекләр таратты.Ахырдан әти-әниләргә үткәрелгән инстуктажга кул куйдырылды.