Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган көнне билгеләп үтелә.
22 июнь иртәсендә батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырылды , якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алынды, район үзәгендәге монументка чәчәкләр куелды. Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора. Без аларны онытмаска, буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз.