Бөек Ватан сугышы башлануга да җитмеш дүрт ел вакыт узды. Әмма сугыш китергән ачы газап һәм хәсрәт, халыкыбызның тиңдәшсез батырлыгы безнең хәтеребездә мәңге яшәр. Җиңүгә юл озын һәм авыр булган... Сугышның һәр көне кан һәм үлем, кайгы һәм ачы югалту, зур һәм кечкенә җиңү шатлыгы белән истә калыр. Ләкин иң куркыныч,иң карангы көннер җәй аеның кояшлы 22 июнь иртәсендә башлана. Ел саен бу көнне илебез Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтә. Нинди авыр булган ул сугыш еллары! Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә теләгән.
Бүген Үзәк балалар бакчасы балалары тәрбиячеләре белән сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсияга бардылар. Фронтта һәлак булган авылдашларны бер минутлык тынлык белән хөрмәтләп искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр бәйләме куйдылар. Балаларыбызга Ватанга мәхәббәт хисе, ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе, тынычлык сөече шәхес, патриотик хисләр тәрбияләү безнең өчен төп бурыч.