2016 елның 21 июнь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзләрендә исәптә торган авыр тормышлы гаиләдән булган балаларны Теләче авылында урнашкан мини зоопаркка экскурсияга калып бардылар. Әлеге чара барышында бөтен килгән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Экскурсиядан соң аларны “Туган авыл” кафесында сыйладылар.
Балалар һәммәсе дә өйләренә позитив кәеф һәм сөенечле елмаюлар белән кайтып киттеләр.