19 июнь көне, Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә “Сәламәтлек” көне исеме астында үтте. Ял итүче балалар күңелле эстафетада ярышып, көчләрен сынадылар. Шулай ук бу көнне балалар сәламәтлек темасына кагылышлы рәсемнәр ясадылар. Соңыннан алар “Спорт –ул тормыш” исемле видеоролик карап үттеләр.
16июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укытучылары һәм техник хезмәткәрләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре,җирле үзидарә һәм мәдәният йорты коллективлары белән берлектә урманга миллек җыярга барды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең "Каенкай" мәктәп яны лагерында "Йөрәк бүләк итәм!" акциясе үткәрелде. Укучылар йөрәк авыртулары килеп чыгу сәбәпләре һәм аны булдырмау һәм кисәтү турында мәгълуматлар язылган йөрәк формасында информацион листовкалар ясадылар.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең "Каенкай" лагерында бүген унөченче көн. Көннәр матур тора, бүген генә җылы яңгыр явып үткәнгә һава саф, чиста. Шуңа күрә балаларның урамда күңел ачасылары гына, төрле уеннар гына уйнап торасылары килә. Скакалкада сикерү ярышы, футбол уеннары, йөгерүдә ярышу кебек уеннар үткәрелде.
24 июня 2016 года в Российской Федерации проводится очередной Всероссийский день бесплатной юридической помощи населению, объявленный Общероссийской общественной организацией «Ассоциация юристов России».
В Тюлячинском муниципальном районе Республики Татарстан в этот день бесплатная юридическая помощь населению будет оказываться в общественной приемной Местного отделения Партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ», в течение рабочего дня, с 8.00 часов до 16.00 часов, по адресу: 422080, РТ, с. Тюлячи, ул. Ленина, д. 46.
В качестве консультантов, как и прежде, будут участвовать специалисты прокуратуры, адвокаты, нотариусы, члены Ассоциации юристов России.
Согласованный график дежурства, а также адреса центров бесплатного консультирования будут размещены после 20 июня 2016 г. на сайте Министерства юстиции Республики Татарстан в разделе «Ассоциация юристов России» по адресу:http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm
Зурлар төркеменә йөрүче балалар “Светофор бездә кунакта” исемле музыкаль бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Соңгынан Динар Рамилевич Әти – Әниләр белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде, видео – язмалар күрсәтте.
Олы Мишә урта мәктәбе 9-11 нче сыйныф укучылары соңгы экзаменнарын бирделәр. Инде менә нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Алда биргән ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләре белән укучыларыбыз куана ала, алар үзләре теләгән балларны җыя алганнар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп белән саубуллашу көннәре якынлашты. Без аларга якты киләчәк, куйган максатларына ирешеп, тормышта үз урыннарын табуларын телибез.
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне еш ишетергә туры килә. Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. Шушы максатны куздә тотып, 15 июнь көнне районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы Шайхетдинова Г.З. җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде
17 июнь көнне, Баландыш төп мәктәбендә ял итүче балалар эшмәкәр Рөстәм Мухаметшинның балалар мәйданчыгында кунакта булып кайттылар. Алар батутта сикерде, даганда атынды, таучыктан шуды, ә кайберләре гимнастик баскычта уйнады. Мәйданчыкта уйнау һәр бала күңеленә хуш килде.