ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Әлеге бәйрәмнән район мэдэният йортынын узэшчэн коллективы  да читтә калмады - көн дәвамында Теләченең Сабантуй мәйданында бәйрәм концертын оештырдылар. 

    Чарада гади халык та, җитәкчеләр дә теләп катнашты. Район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов бәйрәмне ачып җибәргәндә халыкка үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Теләчедә оештырылган әлеге бәйрәм чарасы бик матур һәм оешкан төстә узды.

Аларны күңелле әдәби викториналар, табышмаклар, башваткычлар  белән каршы алдык. Балалар бик канәгать һәм яңа очрашулар теләп таралыштылар.

Әлеге уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә “Конституция көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә телләр, конституцион строй турындагы законнарны  эченә алган китаплар куелды. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы” буенча күзәтү үткәрелде.

Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Россия көне уңаеннан, патриотик тәрбия һәм Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Айдар авылы китапханәсендә «Россия минем Ватаным» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалды. Бу күргәзмәгә китап укычылар белән күзәтү үткәрелде. 

Бу чара 12 июнь – Россия көне уңаеннан үткәрелде. Программада кызыклы викторина, күңелле табышмаклар әйтешү булды, туган ил турындагы шигырьләр тыңланды.

Иске Җөри авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 12 июнь Россия көне уӊаеннан «Ватаным минем Россия» дип исемләнгән әӊгәмә  үтте.  Китапханәче укучыларга  Россия символлары турында мәгълүмат бирде.

Аллаһының рәхмәте белән мөселманнарның изге ае - Рамазан ае башланып китте. Шул уңайдан Олы  Мәтәскә авылында  һәр җомга мәчеттә “ Ифтар ашы” үткәрелә.  Ел саен беренче атнасында ашны авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А.уздыра. Калган атналарда  авыл халкы  һәм аерым кешеләр  оештыруы белән уза.  Бу  матур традиция ничә еллардан бирле  сакланып килә.  Мәчетебез зур, матур. Шунысы сөенечле, мәчеткә яшьләр тартыла башлады. Бу изге эшне оештыруда  китапханәче  дә  бик актив катнаша

Ә җәйне китап белән үткәрү- тагын да кызыклырак! Айдар авылы китапханәсендә, җәйге каникул чорында, "Китап белән җәйге сәяхәт" исемле җәйге уку программасы эшли башлады.  Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан төрле чаралар оештыруны күздә тота. Хөрмәтле, балалар! Китапханәдә сезне  әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар көтә. Рәхим итегез!

Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә,  Мәдәният йорты белән берлектә, “Будем всегда Россией гордиться” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International