ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

    12 июнь - Россия көне буларак билгеләнеп үтелә.Шушы уңайдан Күкчә авылындагы “Сабира чишмәсе” янында ”Әкияттә кунакта”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдән балалар бик теләп файдаланды, әкиятләр укып ял иттеләр.

    12 июнь - Россия көне буларак билгеләнеп үтелә.Шушы уңайдан Күкчә авылындагы “Сабира чишмәсе” янында “Эх ,күңел ачабыз” дип исемләнгән чара оештырылды. Кичә бик күңелле булды.

Теләче районы оешуга 25 тулу уңаеннан китапханәләр арасында “Тарих эзләре буйлап” дип аталган презентацияләр конкурсы үткәрелде. Бу конкурста Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия 1нче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Балалар белән дәүләт символикасы турында әңгәмә уздырылды, мәкальләр, шигырьләр укылды. Балалар уеннарда да бик теләп катнаштылар.

Айдар авылы китапханәсе, периодик басмалар турында мәгълүмат бирү максатыннан,  «Журнал укыган бала, күпме мәгълүмат ала» дип исемләнгән периодика сәгате уздырды. Периодик басмалар китапханә фондының бер өлешен тәшкил итәләр. Китапханәгә килүче балалар арасында уздырылган анкета тутыру нәтиҗәләре буенча,  балаларның  журналларны бик яратып укыганлыклары күренде. Алар периодика, газет белән журналның нәрсә белән аерылуы турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче журналлардан кызыклы статьялар укыды һәм  шул журналлар буенча викторина уздырды.

Монда спорт конкурслары: канат тарту, обруч белән сикерү, көрәш  уздырылды. Барлык катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылды.  

Югары Кибәхуҗа  китапханәсендә "Мин китап  докторы" дигән китапханә дәресе үткәрелде. Китап укучы балаларга китапны ничек сакларга кирәклеге аңлатылды.

“Искитмәле хайваннар дөньясы” исеме астында  тәгъдим ителгән викторинада да балалар бик актив катнаштылар һәм күп белүләрен күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International