Әлеге күргәзмәдә Россия турында китаплар урын алды. Балалар Россияне ничек күз алдына китерәләр, рәсемгә төшерделәр. Балалар рәсемнәре дә күргәзмәгә урнаштырылды.
Китапханәче чираттагы яңа кайткан әдәбиятны урнаштыру вакытында: китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла.
Монда спорт уеннары оештырылды, концерт номерлары күрсәтелде, балалар өчен уеннар үткәрелде. Бу зур чарада Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Биредә кычкырып уку һәм фикер алышу оештырылды. Балалар үзләренә ошаган китапларны алып укыдылар һәм бер – берсе белән фикер алыштылар. Әлеге акциянең максаты – китапның һәм китап укуның җәмгыятьтәге абруен арттыру, иҗтимагый – мәдәни мәйданда яңа эш алымнары һәм формалары булдыру.
Шул уңайдан Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә җәйге ял лагерына йорүче укучылар белән берлектә әңгәмә-кичә үткәрелде.
Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Будем всегда Россией гордиться” исемле темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Олы Нырсы урта мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагере үзенең эшен дәвам итә. Һәр көн кызыклы чаралар үткәрелә. Олы Нырсы мәдәният йорты диреторы Гарифуллина Р. М.да читтә калмый. Тәрбиячеләр белән берлектә ул «Радуга здоровья» дип исемләнгән уен үткәрде. Бу чара Россия көне уңаеннан һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Барсыда канәгать калдылар.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы клубында «Нам силу дает верность Отчизне» дип исемләнгән чара уздырылды. Чарада балалар белән Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында фикер алыштылар. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы.
Бәйрәмгә күрше авыллардан да килүчеләр күп булды. Балалар өчен спорт ярышлары, күңелле, мавыктыргыч уеннар уздырылды. Теләгән һәрбер бала үзэшчән сәнгатьтә сәләтен күрсәтте. Барлык Сабантуй кунаклары кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Әти-әниләр ахырдан шундый матур чара уздырган өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.