Әлеге йөгерүнең максаты – сәламәт яшәү рәвешен һәм төрле милләт вәкилләре арасында дуслык, үзара аңлашу һәм тынычлыкны пропагандалау. Быел әлеге чара зур масштабта уза, йөгерешчеләр АКШ, Канада, Япония, Австралия, Яңа Зеландия, Бразилия, Аргентина, шулай ук Европа, Африка һәм Көньяк-көнчыгыш Азия илләре буйлап кулларына факел тотып йөгереп узачаклар.
Безнең районда булган йөгерешчеләр төркеме Пермьнан йөгерергә тотынган, Ижевск, Самара калаларын узып Татарстанга килеп җиткән һәм хәзер Республикабыз районнары буйлап хәрәкәт итә.
Районыбыз спортчылары әлеге йөгерешчеләрне Саба һәм Теләче районнары чигендә каршы алдылар, бергәләшеп Теләчегә кадәр йөгереп кайттылар, район үзәгендә бераз хәл алгач Теләче белән Питрәч чигенә кадәр йөгереп, кунакларны питрәчлеләр "кулына" тапшырдылар.
Әлеге йөгерү спорт ярышы түгел, монда башкаларны узып китеп беренче килү таләп ителми. Йөгерештә теләгән һәркем катнаша ала. Шушы чарада катнашуы белән кеше тирә-яктагылар белән тыныч, тату һәм үзара аңлашып яшәү кирәклеге белән килешүен, шундый яшәү рәвешенә омтылуын күрсәтә.
Шул уңайдан Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә җәйге ял лагерына йорүче укучылар белән берлектә әңгәмә-кичә үткәрелде.
Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Будем всегда Россией гордиться” исемле темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Һәр көн кызыклы чаралар үткәрелә. Олы Нырсы мәдәният йорты диреторы Гарифуллина Р. М.да читтә калмый. Тәрбиячеләр белән берлектә ул «Радуга здоровья» дип исемләнгән уен үткәрде. Бу чара Россия көне уңаеннан һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Барсыда канәгать калдылар.
Чарада балалар белән Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында фикер алыштылар. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы.
Баландыш мәдәният хезмәткәрләре каникул чорында мэктэп каршында эшлэп килуче жэйге лагерьга йоруче балалар белэн табигать кочагында «И, кунелле балачак!» дип исемлэнгэн кунелле уеннар оештырылды. Кичә Россия көне уңаеннан уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары белэн беррәттән шәһәрән кунакка кайткан балалар да ике командага «Дуслык» һәм «Бөркет» командаларына бүленеп ярыштылар. Табышмаклар, тизәйткечләр эйтешү, җитезлектә, тапкырлыкта ярышуда командалар берсе дә сынатмады, нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Әлеге бәйрәмнән район мэдэният йортынын узэшчэн коллективы да читтә калмады - көн дәвамында Теләченең Сабантуй мәйданында бәйрәм концертын оештырдылар.
Чарада гади халык та, җитәкчеләр дә теләп катнашты. Район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов бәйрәмне ачып җибәргәндә халыкка үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Теләчедә оештырылган әлеге бәйрәм чарасы бик матур һәм оешкан төстә узды.
Бәйрәмгә күрше авыллардан да килүчеләр күп булды. Балалар өчен спорт ярышлары, күңелле, мавыктыргыч уеннар уздырылды. Теләгән һәрбер бала үзэшчән сәнгатьтә сәләтен күрсәтте. Барлык Сабантуй кунаклары кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Әти-әниләр ахырдан шундый матур чара уздырган өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.