Балалар белән дәүләт символикасы турында әңгәмә уздырылды, мәкальләр, шигырьләр укылды. Балалар уеннарда да бик теләп катнаштылар.
Периодик басмалар китапханә фондының бер өлешен тәшкил итәләр. Китапханәгә килүче балалар арасында уздырылган анкета тутыру нәтиҗәләре буенча, балаларның журналларны бик яратып укыганлыклары күренде. Алар периодика, газет белән журналның нәрсә белән аерылуы турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче журналлардан кызыклы статьялар укыды һәм шул журналлар буенча викторина уздырды.
Бэйрэмдэ авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты. Тозеклэндеру эшлэрендэ актив котнашкан очен Тимашов В.П. Телэче муниципаль районы Башлыгы И.Ф. Зариповнын рэхмэт хаты тапшырылды. Соныннан плау хэм чей белэн телэгэн кеше сыйланды.
Бәйрәм кысаларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Теләче бүлеге призына яшүсмерләр арасында футбол ярышлары уздырылды, олылыр арасында волейбол ярышлары уйналды һәм һәр теләгән кеше ГТО нормативлары тапшыра алды. Районның 37 оешмасыннан барлыгы 680 кеше бәйрәм көнне төрле ярышларда көчен сынады.
Монда спорт конкурслары: канат тарту, обруч белән сикерү, көрәш уздырылды. Барлык катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылды.
Югары Кибәхуҗа китапханәсендә "Мин китап докторы" дигән китапханә дәресе үткәрелде. Китап укучы балаларга китапны ничек сакларга кирәклеге аңлатылды.
Бәйрәм кысаларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Теләче бүлеге призына яшүсмерләр арасында футбол ярышлары уздырылды, олылыр арасында волейбол ярышлары уйналды һәм һәр теләгән кеше ГТО нормативлары тапшыра алды. Районның 37 оешмасыннан барлыгы 680 кеше бәйрәм көнне төрле ярышларда көчен сынады.
10 июнь көнне Максабаш авылы китапханәсендә шагыйрә, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның тууына 71ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә язучының “Хуш исләре җиһан гөлләренең”, “Кәрәз төбе каты бал”, “Сагынмаклык”, һ.б. китаплары урнаштырылды.
“Искитмәле хайваннар дөньясы” исеме астында тәгъдим ителгән викторинада да балалар бик актив катнаштылар һәм күп белүләрен күрсәттеләр.