ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Әлеге күргәзмәдә Россия турында китаплар урын алды. Балалар Россияне ничек күз алдына китерәләр, рәсемгә төшерделәр. Балалар рәсемнәре дә күргәзмәгә урнаштырылды.

Монда спорт уеннары оештырылды, концерт номерлары күрсәтелде, балалар өчен уеннар үткәрелде. Бу зур чарада Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.

Китапханәче чираттагы яңа кайткан әдәбиятны урнаштыру вакытында: китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла. 

Бүген ил күләмендә Россия көне билгеләп үтелде. Бу - туган илгә булган олы мәхәббәтебезне күрсәтүче бәйрәм. Безнең  Олы Мишә балалар бакчасы коллективы  да шушы уңайдан район күләмендә үткәрелгән спорт бәйрәмендә катнашты. Хезмәткәрләребез  ГТО нормативларын да уңышлы тапшырдылар.

9нчы июнь   көнне Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә  балалар “Юл кагыйдәләрен  син бел!” исемле  конкурс- викторинада  катнаштылар.  Алар ике төркемгә бүленеп, төрле сорауларга җавап бирделәр,   ПДД буенча  белемнәрен искә төшерделәр.  Шулай ук укучылар “Хәвефсез  тәгәрмәч”   ярышында катнаштылар. Егетләрдән иң җитезе Галимов Адел, ә кызлардан  Мубаракшина Чулпан булдылар.

12 июнь көнне Югары Кибәхуҗа мәктәп яны лагерында Россия көненә багышланган бәйрәм үтте. Чарага битараф бала булмады.Бәйрәм презентация карау белән башланды,спорт һәм күнелле уеннар белән бергә үрелеп барды.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең "Каенкай" мәктәп яны лагерында ял итүче укучылар 10 июнь көнне  дару үләннәре җыйдылар. Укучыларга үләннәр җыю һәм аларны киптерү  тәртибе аңлатылды. Лагерьга йөрүче укучылар ялларын файдалы һәм кызыклы үткәрәләр.

Яңа уку елына әзерлек барышында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Акциянең максаты - меценатларны, спонсорларны мәктәпкә җәлеп итү. Акциядә һәркем катнаша ала. Хөрмәтле Югары Кибәхуҗа урта  мәктәбен тәмамлаган һәм хәзер үз эшен оештырган эшмәкәрләребез! Без сезне әлеге хәйрия акциясенә чакырып калабыз. Иганәчелек - малтабарларны бизи торган күркәм сыйфат. Үткәнен барлаганның киләчәге бар! Үз мәктәбегезгә борылып карарга онытмагыз!

Бүген көн искиткеч матур! Мондый көнне сыйныф бүлмәсендә утырып торып буламы соң? Без дә Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары  җәйге походка кузгалдык.Туган ягыбыз табигатенең матурлыгына сокландык,туйганчы саф һавасын суладык,табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек, туйганчы уйнадык, балык тоттык.

Шушы  уңайдан,  Теләченең үзәк стадионында зур  бәйрәм  оештырылган иде. Бәйрәмгә килгән халык  концерт номерлары карады, бер-берсен бәйрәм белән котлады,ә иң мөхиме- үзләрен сынап , ГТО нормаларын  тапшыру мөмкинлеге  булдырылган иде.

Лесной  балалар бакчасы коллективы да бу бәйрәмднән читтә калмады, махсус мәйданчыкларда ГТО нормаларын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International