Уку елын йомгаклау һәм балаларны яклау көне уңаенннан мәктәбебездә балалар өчен татар халкының милли бәйрәме- сабантуй оештырылды. Бәйрәмдә уку алдынгыларын котлау, күп төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр булды. Әлеге бәйрәмдә таяк тартыш, чүлмәк вату, кул көрәше, йомырка кабып йөгерү, аркан тарту кебек ярыш төрләре дә булды. Балалар уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр. Балалар өчен бүләкләрне авылдашыбыз Галләмов Сәлим абый бирде. Аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшендә уңышлар телибез!
Билгеле ки, безнең мәктәпнең күптәнге традиция бар. Ул да булса, ел саен укулар тәмамлангач походка бару. Быел да, шул традицияне онытмыйча, без Максабаш башлангыч сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләребез белән табигать кочагына ял итәргә: авылыбыз плотинасына экскурсиягә бардык. Күңелле уеннар уйнадык, матур күренешләр күзәттек, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
Шәтке балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормаларын уңышлы тапшырдылар.
12 июня 1990 года первый Съезд народных депутатов РСФСР принял Декларацию о государственном суверенитете России. Основная идея документа состояла в том, что при решении всех вопросов государственной и общественной жизни РСФСР пользуется всей полнотой власти. Было провозглашено главенство Конституции России и ее законов. В Декларации утверждались равные правовые возможности для всех граждан, политических партий и общественных организаций; принцип разделения законодательной, исполнительной и судебной властей; необходимость существенного расширения прав автономных республик, областей, округов, краев РСФСР. Важными вехами в укреплении российской государственности стало принятие нового названия страны - Российская Федерация (Россия), новой Конституции, отражающей новые политические реалии, государственных символов.
С праздником, дорогие друзья!
Олы Мишә урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары Мингазова Д. һәм Миннебаев А. рус теле укытучысы Хузина Г.Ш. җитәкчелегендә Казан шәһәрендә уздырылган Халыкара олимпиадада катнаштылар. Төрле милләт балалары катнашында үткәрелгән бу олимпиадада укучыларыбыз үзләренең рус теленнән белемнәрен сынадылар. Катнашучылар буш вакытларында бер-берсе белән аралаштылар, истәлекле урыннарга сәяхәт иттеләр. Мәктәп администрациясе тарафыннан укучыларга рәхмәт белдерәбез, уңышлар телибез.
12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз. Чын күңелдән барыгызны да дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Иминлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телибез! Бу көнне Тәләчәненең үзәк стадионында зур спорт бәйрәме оештырылган иде. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасы коллективы да бу бәйрәмдә катнашты, хезмәткәрләребез ГТО нормаларын уңышлы тапшырдылар.
Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. 3нче балалар бакчасы коллективы райондашларны олуг бәйрәм- Россия көне белән чын күңелдән иминлек, саулык-сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар тели. Иртәгәсе көнгә ышаныч, тынычлык, бердәмлек юлдаш булсын!
Җыелышның темасы:" Балалар бакчасында антитеррор буенча саклык чаралары". Бакча мөдире Солтангараева Г.Г. эшчеләрне районнан килгән хат һәм аның эчтәлеге белән таныштырды. Бөгелмә балалар бакчасында булган хәл һәр бакчада да булырга мөмкин. Шуның өчен дә эштә һәрвакыт уяу булырга кирәк. Куркыныч һәм шикле әйбер яки кеше күрсәгез милиция идарәсенә шалтыратуыгыз сорала, дип йомгаклады сүзен бакча мөдире.
Узнали о таком празднике как - День России, и о том, для чего нужен нам этот праздник. Фарида и Карим в образах татарских девочки и мальчика, составили беседу о нашей республике и нашем районе.
Олы Мишә урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллина А.И. Республика күләмендә уздырылган форумда катнашты. Казан шәһәрендә
үткән бу форумның максаты балаларны сәламәтлеккә зыян сала торган мәгълүматлардан саклау иде.Теләче районыннан делегат булып барган укучыбыз форум эшчәнлеге барышында балаларны яклау алымнарын, балалар хокуклары турында белемен ныгытып кайтты. 350 катнашучы арасында безнең мәктәп укучысы булуына без бик шат.