ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Балалар тормышында уеннарның әhәмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», - дибез.

Алан балалар бакчасында  балалар ,тәрбияче апалары Алсу Фаридовна  белән   бик теләп сюжетлы - рольле, хәрәкәтле,җырлы-биюле, дидактик, сәхнәләштерелгән уеннарны уйныйлар. Уеннар куп hәм төрле - төрле. Уйнавы рәхәт. Буш вакытларында балалар кубрәк рәсми уеннарга караганда халык уеннарын бик яратып, рәхәтләнеп чишелеп уйныйлар.


13
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Россия көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез.

Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм.

 Безнең көч – бердәмлектә.

Барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларгызның тормышка ашуын телим. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын.


10
июнь, 2016 ел
җомга

   16 майдан республикабызда  “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”  конкурс страт алды.  9 июнь көнне, безнең балалар бакчасына бәя бирү максатыннан, конкурс комиссиясе булып китте.  Комиссиянең максаты: балалар бакчасы эшчәнлегендә УМКның чагылышы; балалар бакчасының белем һәм тәрбия белем бирү программасында  милли компонентның чагылышы; ике дәүләт теленә өйрәтүдә әти-әниләр белән эшчәнлекне оештыру. Тәрбияче  тарафыннан  “Татарча сөйләшәбез” һәм “Туган  телдә сөйләшәбез”  УМК ын йомгаклау буенча  шөгыль күрсәтелде. Шөгыль барышында  балаларның  материалны ни дәрәҗәдә  белүләре тикшерелде.

Традиция буенча, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итү, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен котлау өчен кунаклар һәм дуслар бик күп җыелган иде. Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе чалт аяз булса да, талгын искән җил җәйге челләне йомшартты.  Бу бәйрәм элек-электән төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән. Бүген дә Сабан туе барыбыз өчен дә иң якын, көтеп алынган бәйрәм булып кала.     Сабантуйда халык куңел ачып, төрле уеннарда катнашып үзләренең көчләрен сынадылар. Уеннарда авыл халкы, балалар, килгән кунаклар  бик актив булдылар. Җиңүчеләргә кыймәтле бүләкләр тапшырылды. 

      1 июнь көнне Теләче ял паркында  балалар өчен  оештырылган бәйрәм бик күнелле итеп уздырылды. Биредә балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннар оештырылды. Безнең  балалар бакчасында тәрбияләнүче Юскаев Тимур һәм Галимзянова  Кәмилә җыр җырладылар, ә мәктәпкә әзерлек төркем кызлары “Җәй” исемле бию белән чыгыш ясадылар. Чара ахырында,  барлык балаларны тундырма белән сыйладылар.

Бу көн халыкның бердәмлеге, Россия Федерациясе Конституциясендә күрсәтелгән азатлык, демократия һәм гаделлек кебек мөһим кыйммәтләр тирәсенә берләшү символына әверелде. Барлык райондашларны Россия көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, җитеш тормыш телибез. Бу бәйрәм һәркайсыбызга армый-талмый эшләү, яңа казанышларга ирешү өчен этәргеч булсын, милли горурлык, Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын. 3нче балалар бакчасында бәйрәмгә карата төрле чаралар үтте  кече яшьтәге балаларга рәсем конкурсы тәгъдим ителсә зурларга  КВН үткәрелде.

9нчы июнь   көнне Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә  балалар “Юл кагыйдәләрен  син бел!” исемле  конкурс- викторинада  катнаштылар.  Алар ике төркемгә бүленеп, төрле сорауларга җавап бирделәр,   ПДД буенча  белемнәрен искә төшерделәр.  Шулай ук укучылар “Хәвефсез  тәгәрмәч”   ярышында катнаштылар. Егетләрдән иң җитезе Галимов Адел, ә кызлардан  Мубаракшина Чулпан булдылар.

Теләче мәктәбендә 1 смена бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелү сәбәпле анда җәйге лагерь 27 июннән 17 июльгә кадәр эшлиячәк. Мәктәп яны лагерьлары расланган программа нигезендә алып барыла.

Теләче урта мәктәбе базасында урнашкан имтиханнар бирү пунктында, расписание нигезендә, 6 нчы июньнән 9 нчы июньгә кадәр чыгарылыш имтиханнары үткәрелде. Укучылар 6 нчы июньдә математикадан БДИ (профиль дәрәҗә), 7 нче июньдә татар теленнән ТДИ, 8 нче июньдә җәмгыять белеменнән БДИ, 9 нчы июньдә физика, биология, тарих, география фәннәреннән ТДИ бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International