Алар авыл буенча йөреп һәрбер йортка кереп, авылдашларны бәйрәмгә чакырып, халык җырларын җырлап, биеп, уйнап - көлеп Сабантуй бүләкләрен җыйдылар.
Олы Нырсы авылында бу бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелә. Олы Нырсы авылы җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче Сафина Ф., мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р. авыл яшьләре белән берлектә бирнә җыюны оештырдылар.
Баландыш авыл китапханәсенә “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче кызларны да– иң осталары дияргә була. Алар төрледән-төрле сәнгать әсәрләре тудыралар. Аларның иҗат җимешләре һәркемдә соклану уята.
Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Аннан өзекләр, шигырьләр укыдылар.
Алар анда “Сударушка” халык ансамбле составында чыгыш ясадылар.
Теләче районы данын яклап фестивальдә 34 укучы һәм түгәрәк җитәкчеләре катнашты. Фестиваль төрле номинацияләрдә үтте. Әбде урта белем бирү мәктәбе укучылары Семенова Елиза һәм Фазылова Анна туризм ярышында 48 район арасыннан 9 урын яуладылар. Узәк гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Николаев Эрик Анатольевич “Эко-перспектива” интеракив уенында 3 урын яулады. Калган укучылар фестивалҗдә катнашкан өчен, финалга үткән өчен дигән Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр.
Конкурста республиканың Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Апас, Әтнә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Норлат, Саба, Теләче, Чирмешән,Чистай, Ютазы районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 38 мәктәп катнашты. Жюри карары нигезендә, “Иң яхшы авыл мәктәбе спорт клубы” номинациясендә районыбызның Олы Мишә мәктәбе 2 нче урынга лаек булды.
1 июнь көнне район мәгариф бүлеге базасында өстенлекле “Мәгариф” милли проекты кысаларында үткәрелүче “Яхшы укытучылар” бәйгесендә акчалата бүләкләнүгә дәгъва кылучыларның җәмәгать тыңлаулары булып үтте. Олы Нырсы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Гаязов Марат Галимҗан улы залда утыручыларны үзенең соңгы еллардагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.