ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Рәшит улы Шәйдуллин тантананы ачып, катнашучыларны бәйрәм белән  тәбрикләде.

   Бәйрәмгә шулай ук төрле өлкәләрдә җиңү яулаган укучылар әти-әниләре белән чакырулы иде, һәм алар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада “Дети рисуют страну” исеме астында 10 нчы тапкыр уздырылучы Республика рәсем конкурсының район турында җиңүчеләр дә бүләкләнде. Бүләкләр “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең төбәк сәяси советы члены, “Татарстан Республикасы кулланучылар хокукын яклау” җәмәгать оешмасы җитәкчесе, партия эшчәнлеге юнәлешендә безнең район кураторы Юлия Рөстәм кызы Нигматуллинаның матди ярдәме белән алынды.

   Ә аннан соң бәйрәм балалар өчен оештырылган төрле уеннар белән дәвам итте.

Алар авыл буенча йөреп һәрбер йортка кереп, авылдашларны бәйрәмгә чакырып , халык җырларын җырлап, биеп, уйнап көлеп Сабанттуй бүләкләрен җыйдылар.

Олы Нырсы авылында бу бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелә. Олы Нырсы авылы җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Сафина Ф.,мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р авыл яшьләре белән берлектә бирнә җыю оештырылды.

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” на әзерлек  кысаларында, безнең   тәрбиячеләр  УМК  әкиятләренә  нигезләнеп, табигый материаллардан  әкият персонажлары ясадылар. Безнең балалар бакчасы тирәсендә УМК  га кергән татар һәм рус халык  әкиятләренең  геройлары урнаштырылды. Әлеге әкияти персонажлар балаларда зур  кызыксыну уята.

Ачы авыл китапханәчесе Тихонова В.М. 28 май көнне Казанда узган Сабантуенда “Сударушка” халык ансамбле составында җырлап шәһәр халкының күңелен ачты.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә уңган киленнәр, яшь кызларыбыз чиккән  сөлге, кулъяулыклардан “Асыл татар сөлгесе – керсез җанның билгесе” дип исемләнгән күргәзмә ясалды.                        

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International