1 июнь, Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан, Теләченең ял паркында балалар өчен зур бәйрәм чаралары үткәрелде.

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Рәшит улы Шәйдуллин тантананы ачып, катнашучыларны бәйрәм белән  тәбрикләде.

   Бәйрәмгә шулай ук төрле өлкәләрдә җиңү яулаган укучылар әти-әниләре белән чакырулы иде, һәм алар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада “Дети рисуют страну” исеме астында 10 нчы тапкыр уздырылучы Республика рәсем конкурсының район турында җиңүчеләр дә бүләкләнде. Бүләкләр “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең төбәк сәяси советы члены, “Татарстан Республикасы кулланучылар хокукын яклау” җәмәгать оешмасы җитәкчесе, партия эшчәнлеге юнәлешендә безнең район кураторы Юлия Рөстәм кызы Нигматуллинаның матди ярдәме белән алынды.

   Ә аннан соң бәйрәм балалар өчен оештырылган төрле уеннар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International