ЯҢАЛЫКЛАР

7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 2 июнь көнне, Халыкара балаларны саклау көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзләрендә исәптә торган гаиләдәге балаларга һәм мөмкинлекләре чикле булган балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. Әлеге хәйриянең спонсорлары: индивидуаль эшмәкәрләр Хакимова Ф. Т. һәм Шайхутдинов Л.

Балалар килгән кунакларны бик сөенеп каршы алдылар. Озатып калганда, күтәренке кәеф белән, рәхмәт сүзләре әйтеп калдылар.

Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Без балачак иленнән” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

День защиты детей отмечается во всём мире с 1950 года.

 Язга чыгуга безгә, мәдәният хезмәткәрләренә ул бакчада эш башлана. Башта көздән калган үләннәрдән арындырабыз. Аннан соң чәчәкләр утырту өчен газоннар ясыйбыз, күпъеллык чәчәкләрнең түтәлләрен эшкәртәбез һәм алар янына беръеллык чәчәкләр утыртабыз, аларны җәй буе су сибеп, тәрбияләп үстерәбез.

Бу матур, күңелле чарада  авыл җирлеге башлыгы, авыл яшьләре, олы сыйныф укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Авыл халкы да бик актив булды.  Күп бүләкләр бирделәр, акчалата да ярдәм күрсәттеләр.

Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда, ярышларда актив катнаштылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар. Чараның төп максаты - балаларга яхшы кәеф бүләк итү һәм китапханәгә йөрергә кызыксыну уяту иде.

Балалар төрле спорт уеннарында катнаштылар, күңелле уеннар уйнадылар. Бәхетле балачак мизгелләре балалар күңелендә озак сакланыр.

31 май көнне Максабаш  авылы китапханәсендә “Хезмәткә- хөрмәт”дигән тематик кичә  үткәрелде.   Максат: Укучыларның төрле һөнәр ияләре турындагы белемнәрен һәм күзаллауларын баету, киңәйтү, хезмәткә хөрмәт, һөнәр ияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Чара барышында укучылар “Һөнәрләрнең бар төрлесе” дип исемләнгән презентация карадылар. 

      Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. 31 май көнне безнең балалар бакчасында да милли  бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Бәйрәм алдыннан зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары группадан-группага йөреп бирнә җыйдылар. Тамашачылар буларак кечкенә  группа балалары һәм тәрбиячеләр  чакырулы иде. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала  ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка  йомырка салып йөгерү, канат тарту   кебек  төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International