Чарада укучылар шагыйрьнең биографиясен сөйләделәр, әкиятлэр буенча геройларны туры китерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр.
Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Г. үткәргән чарада мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Чараның максаты: балаларда балачактан ук ана теленең бөек Тукай иҗат иткән тел икәнлегенә һәм Г.Тукайның шигырьләренә кызыксыну уяту; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телгә кызыксыну уяту. Шул уңайдан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен яттан сөйләделәр, яраткан язучыларыбызның хикәяләрен, мәсәлләрен укыдылар, табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр, төрле уеннар уйнадылар, үзләренең иң самими чаклары - балачаклары белән уртаклаштылар.
Бу бәйрәмдә татарча көрәш, катыктан акча алу, чүлмәк вату, авыш колгага менү һәм башка төрле уеннар үткәрелде. Сабантуй кунаклары спорт уеннары белән беррәттән узешчән һәм районыбыз артистлары чыгышларын да бик яратып карадылар. Көне буе җыр-бию, уен-көлке тынмады, табигать тә авыл халкын узенең кояшлы, аяз көне белән сөендерде.
Айдар авылы җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй» дүртенче июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән җыйналдылар. Балтач районыннан килгән җырчылар бәйрәмне җыр, нәфис сүз һәм уеннар белән үреп алып барды. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Айдар авылы Сабантуенда көрәш батыры авылдаш егетебез Курбанов Рамил калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.
Барлык Теләче халкы һәм килгән кунаклар рәхәтләнеп Сабантуй мәйданында күңел ачтылар: җырладылар , биеделәр,төрле ярышларда катнаштылар,яраткан эстрада йолдызларын тыңладылар.
Бу милли бәйрәмгә иң сөенгәне балалар булгандыр мөгаен,чөнки аларга күңелен ачар өчен бөтен шартлар тудырылган иде : батутта сикерү,төрле тәм –томнар сату,кызыклы уеннар.
Сабантуй -2016 Теләчедә бик матур оештырылган иде һәм күңелле узды.Сабантуй бэйрәмендә безнен-Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасына йоргән балалар да төрле ярышларда катнашып күңел ачтылар
Тиздән халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй җитә. Балалар Сабантуй бәйрәменә бик ныклап әзерләнә. Һәр көнне Сабантуй мәйданында репетицияләр үткәрелә. Уңышлар сезгә, балалар!
Ярышта республиканың Алексеевск, Саба, Актаныш, Аксубай, Түбән Кама, Буа, Кайбыч, Чистай, Мөслим, Әлки, Арча, Югары Ослан, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Спас, Тәтеш, Балык Бистәсе районнары һәм Казаннан 200 дән артык спортчы катнашты.
Безнең район җыелма командасы составында чыгыш ясап, призлы урыннар алучы яшь бадминтончылар:
2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында:
Чулпан Мөбәрәкшина – 3 урын
2005-2006 елгы малайлара арасында:
Фаил Шакиров – 3 урын
Парлы уен:
Алмазия Котдусова һәм Тәтештән Виктория Сергеева – 3 урын
Фаил Шакиров-Наил Шакиров -3 урын
Бу чарада шулай ук туган як табигатенә багышланган презентация дә күрсәтелде.