4 нче июнь көнне Олы Мәтәскә авылында халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе булып узды.

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Бу бәйрәмдә татарча көрәш, катыктан акча алу, чүлмәк вату, авыш колгага менү һәм башка төрле уеннар үткәрелде. Сабантуй кунаклары спорт уеннары белән беррәттән узешчән һәм районыбыз артистлары чыгышларын да бик яратып карадылар. Көне буе җыр-бию, уен-көлке тынмады, табигать тә авыл халкын узенең кояшлы, аяз көне белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International